Бүген, Зөлкагъдә аеның 5 нче көнендә (25 апрельдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, Көнчыгышны өйрәнүче, «Интергрупп» нәшрият-продюсерлык үзәге вәкиле Александр Собянин белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Марсель Сабиров катнашты.
Александр Собянин Мөфтигә “Кеше. Медицина. Ислам: безнең эраның 7-21 гасырларында ислам цивилизацияләренең кешелек үсешенә һәм алгарышына керткән өлеше турында атлас» халыкара мәдәни-мәгърифәтчелек проектын тәкъдим итте. Ул «Интергрупп» нәшрият-продюсерлык үзәгенең 50 дән артык Атлас әзерләп бастыруын, алар арасында «Tartarica» Атласы, «Болгар цивилизациясе атласы» һәм башкалар булуы хакында сөйләде.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе мөселман медицинасы турында Атлас проектын хуплады.
Бер томлык тарихи-мәдәни «Кеше. Медицина. Ислам» Атласы VII-XIII гасырлардагы ислам тарихын, VIII-XIII гасырлардагы ислам медицинасы колачлаган географияне, табибларның исемнәрен, исламның алтын гасырындагы медицина ачышларын һәм уйлап табуларны һәм хәзерге мөселман илләре медицинасын (XX-XXI гасырлар) колачлаячак.
Камил хәзрәт авторга һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе шушы башлангыч өчен рәхмәт белдерде һәм бу проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.




