Мөфтигә «Кеше. Медицина. Ислам» атласы халыкара мәдәни-агарту проектын тәкъдим иттеләр

22 апрель 2026 ел 15:27
Мөфтигә «Кеше. Медицина. Ислам» атласы халыкара мәдәни-агарту проектын тәкъдим иттеләр

Бүген, Зөлкагъдә аеның 5 нче көнендә (25 апрельдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, Көнчыгышны өйрәнүче, «Интергрупп» нәшрият-продюсерлык үзәге вәкиле Александр Собянин белән очрашты.  Очрашуда шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Марсель Сабиров катнашты.

Александр Собянин Мөфтигә “Кеше. Медицина. Ислам: безнең эраның 7-21 гасырларында ислам цивилизацияләренең кешелек үсешенә һәм алгарышына керткән өлеше турында атлас» халыкара мәдәни-мәгърифәтчелек проектын тәкъдим итте. Ул «Интергрупп» нәшрият-продюсерлык үзәгенең 50 дән артык Атлас әзерләп бастыруын, алар арасында «Tartarica» Атласы, «Болгар цивилизациясе атласы» һәм башкалар булуы хакында сөйләде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе мөселман медицинасы турында Атлас проектын хуплады.

Бер томлык тарихи-мәдәни «Кеше. Медицина. Ислам» Атласы VII-XIII гасырлардагы ислам тарихын, VIII-XIII гасырлардагы ислам медицинасы колачлаган географияне, табибларның исемнәрен, исламның алтын гасырындагы медицина ачышларын һәм уйлап табуларны һәм хәзерге мөселман илләре медицинасын (XX-XXI гасырлар) колачлаячак.

Камил хәзрәт авторга һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе  шушы башлангыч өчен рәхмәт белдерде һәм бу проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы