Каһирәдәге шәех Мәхмүд Хәлил фонды һәм Нәзарәтнең “Хозур” Нәшрият йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

05 июнь 2026 ел 15:38
Каһирәдәге шәех Мәхмүд Хәлил фонды һәм Нәзарәтнең “Хозур” Нәшрият йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Бүген Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортында Каһирәдәге шәех Мәхмүд Хәлил әл-Хусари фонды башкарма директоры, шул ук исемдәге Коръән үзәге директоры, педагогика фәннәре докторы, әл-Әзһәр университетын тәмамлаучылар Лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, Болгар ислам академиясе визит-профессоры Хәмделла әс-Сафти булып китте.

Очрашу кысаларында Татарстан Мөфтие урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм Хәмделла әс-Сафти шәех Мәхмүд Хәлил фонды һәм Нәзарәтнең “Хозур” Нәшрият йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Аның нигезендә Мисыр ягы “Хозур” Нәшрият йортына Мисырның мәшһүр Коръән укучысы Мәхмүд Хәлил әл-Хусариның аудиоязмаларына хокукларны тапшырды. Шул рәвешле, әлеге язмалар алга таба нәшрият ресурсларында кулланылачак һәм Россиядә киң җәмәгатьчелеккә ачык булачак.

Мисырдагы мәшһүр Коръән укучы Мәхмүд Хәлил әл-Хусари илле биш ел гомерен Изге Китапка хезмәт итүгә багышлаган. Аның укуы әлегә кадәр эталон булып санала, ул ун кыйраәт буенча Коръән уку остасы булган һәм үзенең матур тавышы һәм авазларны камил әйтүе белән дан казанган. Мәхмүд Хәлил Әл-Хусари Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Хафс риваяте нигезендә укып, беренчеләрдән булып аны аудиотасмага яздырган: әлеге вакыйга Коръәнне дөрес уку традицияләрен тарату һәм саклау өчен бик зур әһәмияткә ия була. Мисырда әл-Хусари исемендәге 17 Коръән өйрәнү үзәге бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы