Питрәч районында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә мәчет төзиячәкләр

09 июнь 2026 ел 14:34
Питрәч районында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә мәчет төзиячәкләр

Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көнендә (8 июньдә) Питрәч районының Усак бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынды. Аллаһ йорты Ватанны саклаучылар – сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар хөрмәтенә төзелә. Монда һәлак булган сугышчылар рухына һәм хәзер махсус хәрби операция зонасында булучылар исәнлеге өчен догалар кылыначак. Беренче субайны 2025 елның октябрендә янган мәчет урынында кактылар.

Мәчет төзелә башлауга багышланган тантана Коръән укып һәм дога кылып башланып китте. Чарада район башлыгы Рәис Сөләйманов, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов, Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы Ветераннар союзы әгъзасы подполковник Николай Соловьев, хәрби көчләр ветераны Фәрит Вәлиев, Питрәч районы хәрби комиссары Алмаз Шәйдуллин, район халкы һәм кунаклар катнашты.

Мәчетне торгызу башлангычы белән мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге Питрәч мөхтәсибәте чыккан. Шулай итеп, 30 еллык мәчет яңадан торгызылачак һәм мөселманнарның рухи берләшү, МХОда һәлак булганнарның туганнарына терәк һәм ярдәм итү урыны булачак. Наил хәзрәт әйтүенчә, мөхтәсибәт һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары белән актив эшли: даими рәвештә очрашулар, Коръән мәҗлесләре үткәрә, шулай ук күчмә чаралар оештыра. Әлеге мәчетнең имамы итеп махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әтисе Гыйльман хәзрәт Шиһабетдинов сайланды.

Мәчет бинасы бистә халкы көче белән төзелә: кемдер техника, кемдер акча белән ярдәм итә, кемдер үзе килеп булыша.  Район башлыгы Рәис Сөләйманов аларның иң активларын рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләде: алар арасында иганәчеләр Заур Исмәгыйлев, Альберт Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмиев бар.

Рәсми чыгышлардан соң яңа мәчетнең нигезенә беренче субайны кактылар.

250 квадрат метр мәйданлы, ике катлы таш мәчет бинасы 100 кешегә исәпләнгән. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, имам бүлмәсе, уку сыйныфлары урнашыр дип көтелә. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, заманча тәһәрәтханә һәм кухня җиһазландырыла.  

Тантана тәмамлангач, мәхәллә кешеләрен мәчет ишегалдында тәмле һәм хуш исле пылау белән сыйладылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы