10 ноябрь көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән грант алган имамнар белән очрашу булды. Быел ел башында грант алган өч имам да үзләренең вазыйфаларын үтәп, халык һәм җирле хакимият белән аңлашып эшлиләр, дини эшчәнлек алып баралар.
Иң куандырганы, әлеге имамнар барысы да бүгенге көндә өйләнеп, гаилә корып җибәрделәр. Әлеге күңелле вакыйгаларны истә тотып, әле яңа гына гаилә корып җибәргән Ябалак авылы имам хатыйбы Раил хәзрәткә һәм Иске Чәчкаб авылы мәхәлләсе имам хатыйбы Шаһиев Фирдүс хәзрәткә мөхтәсибәттән матди ярдәм күрсәтелде. Һәм изге теләкләр теләп имамлык вазыйфасын намус һәм сабырлык белән озак еллар үтәргә нәсихәтләр бирелде. Нәсихәт һәм гыйбрәт буларак Юнус гәләйһиссәләмнең кыйсссы искә алынды, дип хәбәр итә районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт.






