3 ноябрьдә Теләче районы мәчетендә җирле хаҗилар мәхәллә халкы белән очрашты. Җыелышта имамнар, район җитәкчелеге, хаҗ сәфәрендә булган мөселман кардәшләребез катнашты. Хәзрәтләр Исламның бишенче фарыз гамәле булып торган хаҗны үтәүнең әһәмиятлелеген ассызыкладылар. Хаҗилар исә сәфәрдән алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты. Мөмкинлеге булган һәр кешегә әлеге изге гамәлне үтәргә киңәш иттеләр. Мәҗлескә 90лап кеше җыелган иде. Очрашу Гашура көненә туры килде. Чара корбан итеннән әзерләнгән ифтар белән тәмамланды.
Теләчедә хаҗилар белән очраштылар
07 ноябрь 2014 ел 10:08
Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




