“Сабыйга” акциясе кысаларында ятим сабыйларга кирәк-яраклар (подгузниклар, балалар ризыклары, пеленкалар һ.б.) җыела. Шулай ук акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр үзләренең сәдакаләрен “Сабыйга” дип язылган тартмаларга салып калдыра ала. Әлеге тартмалар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Тукай урамы, 3;
Лобачевский урамы, 6/27.
Акция 15 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон: 8(917)2883799; 8(951)0614465.




