Үткән ял көнендә Бөгелмә мөхтәсибәте җәмигъ мәчетендә "Хәтер көне" уңаеннан Корбан ашы уздырды. Әлеге мәхәллә халкы, җәмәгать эшлеклеләре, хәзрәтләр, милләтпарвәрләр җыелган чарада бабаларыбыз рухына багышлап дога кылынды. Мөфти урынбасары, Бөгелмә мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җыелган халыкка: “Балаларыбызга ислам кыйммәтләрен җиткерик. Аларны танылган дин әһелләре үрнәгендә тәрбия кылыйк. Кол Шәриф кебек олуг шәхесләребезне белеп үссеннәр, телебезне өйрәнсеннәр. Ислам динебез кушканча яшәргә насыйп итсен”, - дигән теләкләрен җиткерде.
Бөгелмәдә бабаларыбыз рухына дога кылдылар
13 октябрь 2014 ел 17:52
Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




