Лаеш мөхтәсибәтендә Корбан гаетендә балалар өчен бәйрәм чаралары уздырыла. Иртәгә, 4 октябрьдә, Лаеш районының Сокура бистәсендә урнашкан “Юлчы” мәчетендә балаларны иман йортына җыеп, күңелләрен күрергә ниятләгәннәр. Шулай ук, балалар өчен Корбан гаете 5 октябрьдә Лаешның җәмигъ мәчетендә уздырыла. Лаеш район имам-мөхтәсибе РӘФКАТЬ хәзрәт ГАТАУЛЛИН әйтүенә караганда, гаеткә җәй көннәрендә лагерьга йөргәннәрне дә, ятим балаларны да җыялар. Балаларны корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйлау, шулай ук аларга төрле бүләкләр тапшыру каралган.
Лаешта Корбан гаетендә мәчеткә балаларны җыялар
03 октябрь 2014 ел 15:17
Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




