1 октябрьдә Тукай районы мөхтәсибәте җыелышы үткәрелде. Авыл имамнары бу атнада үткәреләчәк Корбан бәйрәменә бәйле сорауларны тикшерделәр. Шулай ук, белгәнебезчә, көз айлары гошер сәдакасы җыю вакыты булып тора. Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы.
Шулай ук җыелышта дин әһелләре мәчетләрдә укуларны оештыру мәсьәләләрен дә карадылар.




