29 сентябрьдә балаларның дини гыйлемен күтәрү программасы кысаларында Нурлат районының Чулпан авылында беренче викторина уздырылды. Әлеге чарада мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, “Зәкят” фонды җитәкчесе Илнур Вәлиуллин һәм башкалар катнашты.
Викторинага тирә-як авыллардан 100дән артык бала җыелган иде. Балалар башта сорауларга язмача җавап бирделәр. Аннары Нурлат районы имам-мөхтәсибе урынбасары Габдулла хәзрәт балаларга һәм аларның әти-әниләренә вәгазь сөйләде, нәсихәтләрен җиткерде. Викторинаның икенче өлешендә ислам нигезләре буенча сораштыру уздырылды. Соңыннан Нияз хәзрәт Сабиров ислам кыйммәтләре хакында аңлатты, чарада катнашучыларның сорауларына да җавап бирде.
Шулай итеп, ТР МДН нәзарәте тарафыннан оештырылган викториналарны үткәрү Нурлаттан башланып китте. Октябрь аенда шушындый чаралар Буа, Түбән Кама, Әлмәт районнарында уздырылачак.




