2011 елның 25 ноябрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Мәскәүдә үткәрелгән “Россиядәге һәм чит илләрдәге мәгариф учреждениеләрендә, дини оешмаларда мөселман яшьләре белән эшләү” IV Халыкара практик конференциясендә дә катнашты. Әлеге конференция кысаларында мөселман яшьләре белән тәрбияви эш алып баруның формалары һәм ысуллары каралып үтте, мәгариф учреждениеләрендә аның әһәмияте һәм яшьләр арасында толерантлык тәрбияләүгә аерым басым ясалды.
Илдус хәзрәт Фәйзов үзенең чыгышында: “Яшь буынга дини гыйлем бирә башлаганчы, беренче чиратта әдәп һәм әхлакка өйрәтергә кирәк, шул вакытта гына алар да динебезгә, өммәтебезнең киләчәгенә, изге китабыбызга зур җаваплылык белән карый башларлар”, дип билгеләп үтте.
Үткәрелгән чарада шулай ук ТҖ МДНнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Ришат Хәмидуллин да катнаштылар.




