24 майда РИУ каршындагы дин әһелләренең квалификацияләрен үстерү үзәгендә беренче уку елы тәмамланды. Соңгы чыгарылыш курста белем алган Чүпрәле районы имамнарына квалификация күтәрү турындагы таныклыклар тапшырылды. Әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан Президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, Россия ислам университетының укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйлманов, үзәк директоры Габдулла Гыйләҗев катнашты.
Ел дәвамында үзәктә барлыгы 15 районнан 184 имам дини белемен ныгытты. Дин әһелләре өчен махсус оештырылган унар көнлек курсларда Буа, Саба, Тукай, Чистай, Чүпрәле һәм башка район имамнары дини белем алды. Алар “Коръән уку методикасы һәм кагыйдәләре”, “Ислам гакыйдәсе”, “Имам вазыйфалары”, “Гыйбадәт нигезләре”, “Татар илаһияте тарихы”, “Исламда мәзһәб һәм секталар” дип аталган фәннәр буенча укыды.
Үзәктә имамнар белемен күтәрү, ныгыту курсларын киләсе көздән яңадан башлау ниятләнелә.




