31 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан районы дин әһелләре имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре алырга җыелды. Район җирлекләрендә эшләүче муллаларга шәһадәтнамәләрне мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тапшырды.
Чарада мөфти Илдус хәзрәт имам-хатыйбларга республикада дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы вәгазь сөйләде. Шулай ук нәзарәтнең хаҗ программасы белән таныштырды.
Имам-хатыйбларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "Коръән елы" кысаларында нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителде.




