Бөгелмәдә үзәк мәчет каршында ир балалар өчен оештырылган мөселман балалары лагере уңышлы гына дәвам итә. Бүгенге көндә биредә 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 56 бала ял итә. Лагерьдагы балалар шәригать кануннарын үзләштерәләр, төрле спорт һәм интеллектуаль уеннар уйныйлар. Исегезгә төшерәбез, лагерь 4 июньдә башланып киткән иде, ял итәргә теләүчеләр саны көннән көн арта бара.




