18 февральдә ТР МДНндә дини һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләренең уку-укыту - методик берләшмәсен оештыру буенча эш төркеменең утырышы үткәрелде.
Эш төркеме әгъзалары:
- ҮДО-ТР МДН рәисе һәм мөфти вазифаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов;
-ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин;
- нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батыр;
- Ислам тикшерүләр үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов;
- нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин;
- уку-укыту бүлеге методисты Нәзирә Гыйззәтуллина;
- “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту эшләре буенча проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин;
- РИУның укыту эшләре буенча проректоры Марат хәзрәт Гыйлманов.
Утырышта сүз методик берләшмәнең кагыйдәнамәсен кабул итү турында барды. Эш төркеме әгъзалары әлеге документка кирәкле төзәтмәләр керттеләр, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Әлеге орган дини мөселман уку йортларына универсаль мәгариф стандартларын, программаларын әзерләү, аларны гамәлгә кертү һәм шулай ук фәнни-методик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.




