Хатын-кызларга багышланган мәҗлес
11 март 2013 ел 13:20
7 мартта Югары Осланның Җәмигъ мәчете бинасында язның беренче бәйрәме уңаеннан мәҗлес үткәрелде. Чарада төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, җирлектә яшәүче мөселманнар, кунаклар һәм балалар катнашты. Мәҗлескә барлыгы 50 дән артык кеше җыелган иде.
Имамнар хатын-кызларның исламдагы, гаиләдәге, бала тәрбияләүдәге роле, шулай ук әниләр һәм әбиләребезнең сабаклары турында вәгазьләр сөйләде.
Соңгы яңалыклар
10 июнь 2026 ел 11:39
09 июнь 2026 ел 14:34
08 июнь 2026 ел 10:05
05 июнь 2026 ел 15:38