Буа мәдрәсәсендә узган җомга көнне инвалидлар декадасы уңаеннан физик мөмкинлеләре чикле булганнар өчен махсус мәҗлес оештырдылар. Әлеге чара район хакимиятенең социаль яклау бүлеге белән берлектә районда яшәүче инвалидларга игътибар күрсәтү, аларның күңелен күрү ниятеннән уздырылды. Мәҗлескә җыелган халык бергәләп догалар кылды, шулай ук динебез кыйммәтләре хакында вәгазьләр тыңлады.
Якшәмбе көнне, 15 декабрьдә исә мәдрәсәдә көньяк-көнчыгыш төбәгенә казый вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов булды. Инсаф хәзрәт шәкертләр белән очрашты, мөгаллимнәргә, шәкертләргә вәгазь укыды, сорауларга җавап бирде.




