25 декабрьдә Буа шәһәрендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлегенең баш белгече Айдар хәзрәт Карибуллин, Буа мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов, шулай ук район хакимияте вәкилләре катнашты. Мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт авыру сәбәпле үз урынына Илмир хәзрәтне тәкъдим итте. Барлык имамнар бер тавыштан Илмир хәзрәтне имам-мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп сайлады. Буада туып-үскән Илмир хәзрәт “Мөхәммәдия”дә һәм РИУда укыган. Буаның “Госман” мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшли. Шулай ук Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа мәдрәсәсе мөгаллиме.
Нияз хәзрәт имамнарның сорауларына җавап бирде һәм мөфти исеменнән барлык имамнарга мәүлид китабын, ягъни танылган Коръән укучы һәм мөгаллим Кывам-карый Зөлфәкаринең “Мәүлидү-н-Нәби” саллә-Ллаһу аләй-һи вә сәлләм Төрки касыйдәсе” китабын бүләк итте. Бу шигъри һәм чәчмә формадагы дини-дидактик эчтәлекле җыелма әсәр Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууына багышланган. XX йөз башында әлеге җыентык Казан татарлары арасында киң таралган булган. Хәзерге көндә дә Мәүлид көннәрендә укыла.
Айдар хәзрәт Карибуллин фән һәм мәгариф бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды.




