26 декабрьдә ТР МДН хәйрия һәм социаль ярдәм, хокук бүлекләре хезмәткәрләре Югары Ослан районындагы картлар йортында булдылар. Картлар йортында тәрбияләнүчеләргә юридик киңәшләр бирү белән бергә хәйрия концерты әзерләнгән иде.
Чара Коръән уку белән башланып китте. Аннары хокук яклау бүлеге өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр. Аерым алганда пенсияләргә, ташламаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча юридик киңәшләр бирделәр. Хәйрия концертында Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев, Ренат Вәлиев чыгыш ясады.
Шулай ук чарада нәзарәт исеменнән бүләкләр тапшырылды. Мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков Казанда 31 гыйнварда узачак концертына билетлар өләште.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/11356




