9 гыйнварда Буа мәдрәсәсендә балалар өчен Ислам мәдәнияте буенча “Яшь талантлар” дигән бәйге үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте, Бөтендөнья татар конгрессы Буа муниципаль җирле бүлекчәсе, Буа мөхтәсибәте, Буа мәдрәсәсе белән берлектә оештырыла.
Бәйгегә Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнары мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары чакырыла.
Бәйгенең төп максаты – балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, сәләтле яшүсмерләр белән эшләү һәм аларның иҗади башлангычларына ярдәм итү.
Бәйге 4 номинация буенча үткәрелә:
1. “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы шигырь сөйләүче”
2. “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы спекталь уйнаучы”
3. “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы хикәя сөйләүче”
4. “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы җыр башкаручы”
Барлык бәйгедә катнашучыларга буләкләр, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар бирү каралган.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84374) 3-70-71, 89274101412




