5 февральдә Сабада район имамнарының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм авыл имамнары катнашты. Җыелышта авыл имамнары дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр, намаз вакытлары, халыкны дингә чакыру өчен кылынган гамәлләр турында сөйләштеләр.
Бүгенге көндә Саба районында 49 мәчет эшләп килә. Ике яңа мәчет төзелеп килә, тагын бер мәчеткә нигез салырга ниятлиләр.




