Бүген нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья мөселман яшьләре ассамблеясе (WAMY) җитәкчесе урынбасары Фәйсел әл-Үтәбәй белән очрашты. Мөфти мөхтәрәм кунакны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды.
Чит ил кунагы Татарстанга "Хузур" нәшрият йорты проектларын, "Азан" радиосы тапшыруларын әзерләүдә катнашу, Россия ислам институтында булу һәм "Изге Болгар җыены"на бару ниятеннән килгән.
Мөфти белән очрашканнан соң кунак "Хузур" нәшриятында булды.




