17 июльдә Зәй районының җәмигъ мәчетендә әлеге иман йортының беренче имамы Габдулла хәзрәтнең туганнары, балалары ифтар мәҗлесен оештырдылар. Ифтар мәҗлесенә берничә дистә мөселман җыелды, алар арасында шәһәр дин әһелләре дә бар иде.
Ифтарга җыелганнар мәчет төзелә башлауны искә төшерделәр. Бары тик җылы сүзләр белән Зәйдә дин үсешенә зур өлеш керткән Габдулла хәзрәт турындагы хәтирәләрен яңарттылар.
Мөселманнар Коръән укыдылар, изге теләкләр әйтеп догалар кылдылар.




