Саба мөхтәсибәтендә кыз балалар арасында Корьән бәйгесе үтте

15 июнь 2026 ел 10:11
Саба мөхтәсибәтендә кыз балалар арасында Корьән бәйгесе үтте

Саба районы Төбәк авылында кыз балалар арасында Корьән бәйгесе үтте. Анда районның Төбәк, Олы һәм Кече Кибәче авылларыннан 15 бала катнашты.

Бәйгене оештыруда 1880 елларда шушы авылда  указлы мулла булып торган Мөхәммәтшәфыйк Әлмөхәммәтов оныкчыгы Лилия Хәсәнова, Төбәк авылы мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Дәүлиев башлап йөрде.

Бәйгегә килгән балаларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова тәбрикләп, Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде, хәерле эшкә кушылуларына рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. Илсур хәзрәт Дәүлиев үтемле вәгазь укыды.

Кызлар үзләренең белемен, Изге Китапны укудагы осталыгын күрсәткәч, урыннар билгеләнде. 5-10 яшькәчә балалар арасында беренче урын – Мәдинә Газизовага, икенче урын – Нәргизә Дәүлиевага, өченче урын- Нәргизә Хөснетдиновага бирелде. 11 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар арасында беренче урын Гөлинә Хөснетдиновага, икенче урын – Энҗе Шәвәлиевага, өченче урын – Сәйдә Галиәхмәтовага бирелде. Җиңүчеләргә диплом, истәлекле бүләкләр һәм катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Коръән сурәләрен сәнгатьле, дөрес, матур мәкам белән укыган 5 яшьлек Сәйдә Дәүлиева авылдашлары галим-журналист, "Болгар радиосы" мөхәррире Люция Шәрәфиеваның махсус бүләгенә лаек булды. Шушы авыл килене Резеда Фәрхуллина  үз куллары белән эшләгән милли түбәтәйләрне җиңүгә омтылыш өчен Мәдинә Сираҗиевага, беренче урынны алган Гөлинә Хөснетдиновага тапшырды.

Бәйгедә халыкка дини гыйлем, тәрбия бирүдә армый-талмый эшләүче абыстайлар – Төбәктән Рита Сабирова, Олы Кибәчедән 85 яшьлек Әлфинур Гатиятуллина, Кече Кибәчедән Гөлзифа Нуретдинова, Тәнзилә Кашаева хөрмәтләнде.

Апанай мәчете вәкиле буларак чыгыш ясаган, шушы Төбәк авылында туып үскән җырчы һәм композитор Гөлсинә Сабирова балаларга багышланган мөнәҗәтен әйтте.

Оештыручы Лилия Хәсәнова: “Без бәйгене оештыруда көчен салган, матди ярдәм күрсәткән авылдашларга, әти-әниләргә, Илсур хәзрәткә, мәктәбебез укытучысы Гүзәлия Мансур кызы Измайловага рәхмәтлебез. Бәйгебез дәвамлы булсын”, – дигән теләген җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы