Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Газзәдән килгән студентлар өчен фатир сатып алды

11 март 2026 ел 09:00
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Газзәдән килгән студентлар өчен фатир сатып алды

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Газзәдән килгән студентлар өчен фатир сатып алды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды соңгы ике елдан артык вакыт эчендә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Газзә халкына 32 миллион сумнан артык акчалата ярдәм күрсәтте. Фонд хезмәткәрләре шәхсән үзләре, Мисырның төньягына гуманитар йөкләр илтеп, аларны Кызыл Ярымай вәкилләренә тапшырды. Әлеге ярдәмнең, чыннан да, мохтаҗларга барып җитүе турындагы хәбәрләр Газзәдә яшәүчеләрнең үзләреннән килә, Фонд һәм Диния нәзарәтенең мәгълүмат ресурсларында бастырыла.

Бүгенге көндә Казанда Газзәдән килгән кешеләр яши, аларның күпчелеге —  Казан югары уку йортлары студентлары. Кызганычка каршы, аларның күбесе туганнары белән аралаша һәм аларның ярдәменә өмет итә алмый. Шуңа күрә фонд ярдәмгә аеруча мохтаҗ Газзә студентлары өчен Казанда фатир сатып алу турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта фатир җаһазландырыла, һәм, ин шәә Аллах, бу Рамазанда ук аның ачкычлары студентларга тапшырылачак.

Газзәдә вәзгыять тотрыклангач, фонд бу фатирны сатарга һәм акчасын Газзәне торгызуга юнәлтергә ниятли.

Аллаһы Тәгалә сезнең ярдәмегезне кабул итсен, дин кардәшләребезнең хәлен җиңеләйтсен.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы