Узган ялларда Кайбыч районы мөхтәсибәтенең Олы Кошман һәм түбән Кошман мәхәлләләре Кошман авылында якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар өчен викторина һәм чәй эчү мәҗлесен уздырдылар. Ярышларда балаларга төрле сораулар бирелде һәм уеннар оештырылды. Сорауларга җавап бирүче балаларга истәлекле бүләкләр дә бирелде. Әлеге чараны Кошман авылында урнашкан ике мәхәллә имамы Файзуллин Фәрит хәзрәт һәм Сабиров Ибраһим хәзрәт, шулай ук аларның ярдәмче укытучылары Мөслмә Яруллина Һәм Гөлшаһидә Сабирова оештырды.
Кайбычта якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар викторинага җыелды
10 ноябрь 2014 ел 15:28
Соңгы яңалыклар
Мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Россиянең төрле төбәкләреннән шәкертләр белән очрашты
11 июнь 2026 ел 17:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






