Бүген Татарстанда Россия көне хөрмәтенә тантаналы чаралар үтә. Аларда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Ришат хәзрәт Хәмидуллин катнашты. Алар "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивалендә, Рәиснең кабул итү тантанасында һәм Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру чараларында булды.
Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк - Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален алды. Бүләк аңа динара татулыкны ныгыту, рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен тапшырылды. Үзенең җавап сүзендә Илфар хәзрәт “Ибраһим” сүрәсенең 7 нче аятен китерде: "Әгәр шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә арттырачакмын. Әгәр рәхмәтле булмасагыз, һичшиксез, Минем газабым бик каты”. Хәзрәт тагын болай өстәде: "Без, һичшиксез, Республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуына Аллаһка шөкер итәргә тиеш. Әлхәмдуллилләһ, Россиядә халыклар үз диннәрен һәм мәдәниятләрен саклый, шуның белән бергә чын рухи кыйммәтләрне дә ныгыта. Россиянең һәм Татарстанның төп көче дә шунда!" Ул шулай ке Рөстәм Нургалиевичка Татарстанда халыклар арасында булган татулык өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга вәгазьләре дә Ватан темасына багышланды. Мөфти һәм аның урынбасарлары җомга намазын "Кол Шәриф" мәчетендә укыды.
Фотосурәтләр: ТР Рәисе матбугат хезмәте.








