Баулы районының Исергәп авылында район имамнары очрашуы узды. Чара Гашура көне уңаеннан үткәрелде һәм анда 60 якын кеше җыелган иде.
Чара Коръән аятьләрен уку белән башланды һәм проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу белән дәвам итте.
Бәйрәм уңаеннан балалар өчен төрле конкурслар үткәрделәр, вәгазьләр сөйләделәр.




