Буа районының Чәчкаб авылында чираттагы ислам нигезләренә багышланган викторина уздырылды. Әлеге викторинада 70ләп бала катнашты.
Чараны Буа районы мөхтәсибәте, ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды оештырды. Викторинаны Россия мөселман яшьләре берлеге хезмәткәре Илнур Нуриев алып барды. Башта ул язмача узды, аннары балалар сорауларга телдән җавап бирделәр. Җиңүчегә электрон Изге китап тапшырылды.




