Пыскып сибәләгән яңгырга да карамастан, бәйрәмгә олысы да кечесе дә, карты да яше дә җыелган иде. Аларны имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район башлыгы киңәшчесе Ф.Гарипов Корбан бәйрәме белән тәбрик иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Дини викторина сорауларына һәм табышмаклар әйтешләрдә дөрес җавап бирүчеләр, сүрәләр укучы балалар бүләкләргә ия булды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисткасы - Раушания Фәйзуллина һәм танылган сәхнә йолдызларының берсе - Фазыл Насыйбуллиннарның чыгышы да күпләрне сокландырды. Габдрахман авылы үзешчәннәренең моңлы мөнәҗәтләре халыкны таң калдырды. Хәрәкәтле уеннарда катнашучыларга парк аттракционнарында бушлай атыну билетлары бирелде. Мәчетләргә актив йөрүче балаларга "Рәхмәт хаты" һәм бүләкләр тапшырылды. Әлмәт мөхтәсибәте һәм “Әлмәт таңнары “ газетасы белән берлектә игълан ителгән “Тәмле” исемле бәйрәм торты бәйгесенә йомгак ясалды. Алар да дипломнарга һәм бүләкләргә ия булды. Халык күмер самоварында кайнаган чәй эчеп, казанда корбан итеннән пешерелгән телеңне йотарлык пылау һәм башка тәм-томнар белән сыйлана алды. Хәер, танылган алып баручы Казан кунагы Гамил Нурның бәйрәмне шундый җанлы итеп алып баруы тәэсирендә, беркемгә дә өшергә туры килмәде. Мөхтәсибәт бәйрәм булгач, бәйрәм булсын дип, паркка килгән һәр бала өчен татлы бүләкләр әзерләгән иде. Бер генә бала да, сәхнә тирәсендә булмаганнардан тыш, бүләксез китмәде. Бәйрәм рухын карлы-яңгыр да сүндерә алмады.
Әлмәт мөхтәсибәте беренче тапкыр шәһәр паркында ачык һавада Корбан бәйрәмен уздырды
07 октябрь 2014 ел 09:23
Соңгы яңалыклар
Мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Россиянең төрле төбәкләреннән шәкертләр белән очрашты
11 июнь 2026 ел 17:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы










