28 сентябрьдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Азнакай районында булды. Район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Рөстәм хәзрәтне җәмигъ мәчете төзелеше белән таныштырды.
Бүгенге көндә Азнакайда бер-берсенә янәшә урнашкан ике зур төзелеш алып барыла – мөселманнар өчен мәчет һәм православлар өчен чиркәү төзелә.
Рөстәм хәзрәт район имамнары белән очрашты, җирлектәге дини эшләргә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләште. Авыл имамнары яшь мөхтәсиб килү белән җирлектә дини эшчәнлекнең активлашып китүе хакында сөйләделәр. Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның тырышлыгын әйтеп, мөрәҗәгатьләренә һәрвакыт игътибарлы булуын билгеләп уздылар.
Азат хәзрәт инициативасы белән мөхтәсибәтнең сайты да эшли башлады. aznislam.ru сайты аша районның дини тормышы белән танышырга мөмкин. Мөхтәсибәт сайт ярдәмендә мәхәлләләр арасында төрле акцияләр һәм конкурслар уздыруны да җайга салып килә. Күптән түгел «Авылым мәчете» дип аталган фотоконкурс үткәрделәр.




