22 сентябрьдә Чирмешән районы мәчетендә беренче мәртәбә азан әйтү конкурсы уздырылды. Әлеге күркәм бәйгедә 80гә якын мөселман катнашты. Конкурста районның барлык авылларыннан диярлек катнашучылар җыелган иде.
Балалар да, өлкәннәр дә үзләрен сынап карадылар. Конкурс кысаларында мәчет имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов азан барлыкка килү тарихы, аны әйтү үзенчәлекләре, Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) салават әйтү хакында сөйләде.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.








