2011 елның 2 августында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов “Мәрҗани” мәчетендә оештырылган ифтарда катнашты. “Мәрҗани” мәчете каршында 300 кешелек махсус чатыр куелган, ул Рамазан аенда һәр көн эшлиячәк. Хатын-кызлар өчен аерым чатыр каралган.
Ифтар вакытында Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов вәгазь укыды һәм Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур Җәләлетдиновка ифтарны тиешенчә оештыруы өчен рәхмәтен җиткерде.




