2011 елның 6 октябрендә Россия ислам университетының актлар залында Коръән аятьләренең мәгънәләренең нечкәлекләрен белүчеләрнең Беренче конкурсы ачык дип белдерелде. Конкурста изге китапның 20дән артык өлешен яттан белүче Коръән хафизлар катнаша.
Әлеге бәйге Россия ислам университеты, Коръән хафизларын әзерләү Үзәге, инде күп илләрдә мондый төрдәге конкурсларны үткәреп килгән Коръән хафизларын әзерләү дөньякүләм оешмасы ярдәмендә оештырылды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән сәламләү сүзе белән Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов чыгыш ясады. Әлеге конкурсны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм Изге Коръәнне өйрәнүнең әһәмиятен ассызыклап үтте.
Бәйге ике этапта барачак. Һәр команда да өчешәр катнашучы белән ике командага бүленеп ярышачаклар. Конкурсның һәр этабында икешәр команда көч сынашачак.
Җиңүче командага акчалата бүләк һәм гомрә сәфәрен кылуга юллама биреләчәк. Команда конкурсның финал өлешендә катнашачак.




