2011 елның 19 октябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында "Җәдитчелек феномены һәм аның Идел-Урал регионының рухи процессларындагы роле" дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Үткәрелгән чарада ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Индиана Университетының (АКШ) Д.Синор исемендәге Азия илләре эчендәге тикшеренүләр Үзәге директоры, галим Эдвард Лаззерини, сәясәт фәннәре докторы, Татарстан фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, сәясәт фәннәре докторы, галим, РИУ ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин һәм тарих фәннәре кандидаты, ТҖ МДНнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы һәм шулай ук бүгенге көндәге җәдитчелек күренешенең төрле аспектларына багышланган чыгышлар тыңланылды.




