19 майда дөньядагы иң зур Коръән Казаннан Болгарга күчерелде. Бүгенге көнгә кадәр ул Казанда “Кол Шәриф” мәчетендә сакланды.
Әлеге үзенчәлекле изге китап 2011 елда Татарстанның махсус заказы белән Италиядә эшләнде. Гиннес рекордлар китабына мөселманнарның дөньядагы иң зур басма Коръәне буларак кертелде. 632 битлек изге китапның зурлыгы 1,5х2 м, авырлыгы – 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән эшләнгән, тышын бизәргә малахит, алтын, көмеш кебек кыйммәтле ташлар файдаланылган.
21 май - Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көн. Шул уңайдан бу көнне исламны кабул иткән болгар бабаларыбызга аталган Истәлек билгесен ачу тантанасы була. Зур Коръән Болгар тыюлыгындагы әлеге корылмага урнаштырыла. 21 майда Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз биредә исламны кабул итүчеләр, бабаларыбыз рухына багышлап, республикабызның иминлеген сорап дога кылачак.
18 майда Истәлек билгесе ачылу һәм шулай ук Диния нәзарәте игълан иткән Коръән елы кысаларында “Кол Шәриф” мәчетендә хәтем итү булды, ягъни дистәдән артык дин әһеле изге китапны тулысынча укып чыкты. Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт аның беренче битләрен- “Фатыйха” сүрәсен укыды. Әмма битләрне ачу авыр булганга күрә дин әһелләре Аллаһ сүзләрен хафизларга бүләк итеп бирелгән Коръәннең “Казан басмасы”ннан укып дәвам иттеләр.




