25 майда, җомга көнне Кама Тамагы үзәк мәчетендә “Вәгазь кичәсе” үткәрелде. Кичәдә районның барлык имамнары, мәчеткә йөрүчеләр һәм вәгазь тыңларга дип килгән район халкы катнашты. Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин сүзләренә караганда, әлеге чарада ике имам: Зөфәр хәзрәт Тәһәбиев һәм Габделмәҗет хәзрәт Хәмитов вәгазь сөйләгән. “Вәгазь кичәсе” Корбан ашы белән тәмамланган.




