2012 елның 14 июнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз генераль рәис Сәет Акил Сираҗ җитәкчелегендә килгән Индонезиянең «Нахдатул Улама» мөселман оешмасы вәкилләре белән очрашты. Индонезиядән килгән делегациядә “Нахдатул Улама” оешмасы рәисе Суквамира Ариф Будиман, «Нахдатул Улама» төп киңәшчесе Дашар Соенарко Мөхәммәд, «Нахдатул Улама» Үзәк Шурасы рәисе Суллям Мочамад Икбаль, «Нахдатул Улама»Үзәк Шурасының генераль сәркатибе Сахуди марсуди Сюхуд, Россиядәге Индонезия вәкиллегенең мәгълүмати, мәдәни һәм мәгарифе буенча киңәшчесе Сурья Аджи, “Карома Антар Нуса” ЯАҖнең идарә рәисе Кузнецов Владимир Федорович катнаштылар. Индонезия вәкиллегенең Татарстан Республикасына визитының төп максаты сәяси түгел, икътисад һәм мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәләр белән уртаклашу дип белдерде индонезиялеләр.
Делегация вәкилләре сүзләренә караганда, бүгенге көндә Индонезиядә 800 меңнән артык мәчет һәм 200ләп югары уку йорты эшләп килә. Төп идеология өч бердәмлеккә нигезләнә:
1. Ислам бердәмлеге
2. Милли бердәмлек
3. Гомумкешелек бердәмлеге
Очрашу барышында яклар республикаларның мәдәният һәм дин өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр, шулай ук делегация вәкилләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән танышты.




