2012 елның 17 июнендә Апас районы үзәгендә яңа мәчет ачылды. Мәчет ачылышында районның администрация вәкилләре, район имамнары белән берлектә, Чүпрәле, Тәтеш, Буа районнарының да дин әһелләре катнашты. Исәбе буенча районда 52нче мәчет булып торган әлеге Аллаһ йорты Дамир хаҗи Хәсәнов булышлыгы төзелә.
Мәчет ачылышы тантанасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин республикабыз Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән Дамир Хәсәновка рәхмәт хаты һәм шәмаил тапшырды.
Мәчетнең имам-хатыйбы итеп Рамазан хәзрәт Әминов билгеләнде. 150 кеше сыйдырырырлык, гыйбадәт кылу өчен барлык уңайлыклары булган әлеге мәчет шушы көннән мөселманнарны кабул итүгә әзер.




