2012 елның 20 октябрендә Кабан арты мәчетендә мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясе үтте.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зәкәт” хәйрия Фонды Кабан арты мәчете ишегалдында көзен җыелган уңыштан мохтаҗларга гошер сәдакасы таратты.
Шушы ук көнне “Зәкәт”нең җитәкчесе, Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин “Яшел рекорд” экологик проекты кысаларында уздырылган “Агач утырт” акциясендә катнашты. Хәзрәт 27нче гимназия янындагы территориядә агачлар утыртты.




