29 ноябрьдә Әлмәт мөхтәсибәтендә район имамнарының чираттагы җыелышы булып узды. Чара Коръән аятләрен укып башланып китте. Имам-мөхтәсиб Рәфыйк хәзрәт Миннәхмәтов җыелышны башлап җибәрде, көн тәртибендәге мәсьәләләр, күтәреләчәк төп сорауларны аңлатып китте. Килгән кунаклар арасында Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.А.Шәйхатаров та бар иде.
Аерым алганда, мәчетләрдә якшәмбе укуларының алып барылуы, мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыту, 2013 нче елга “Дин вә мәгыйшәт” газетасына язылуга игътибар юнәлтелде.
Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре һәм авылларының барлык мәчетләрендә дә диярлек якшәмбе укулары оештырылган. Дәресләрне җирле имамнар, мөгаллимнәр, шулай ук Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре алып бара.




