16 гыйнварда Кайбыч мөхтәсибәтендә имамнар Мәүлид бәйрәменә җыелды. Бәйрәмгә кадәр район дин әһелләре җыелышы үткәрелде. Җыелышта сүз Болгарда узган пленумда кабул ителгән карарлар хакында барды. Төгәлрәк әйткәндә, намаз вакытлары, бу елга нәзарәт тарафыннан ниятләнелгән эшләр хакында сөйләштеләр. Шулай ук аларга вәгазьләр таратылды.
Җыелышта төбәк казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт тә катнашты. Инсаф хәзрәт бәйрәм мәҗлесенә җыелганнарга Мөхәммәд Пәйгамбәргә (Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) кагылышлы вәгазь сөйләде.




