Бүген иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Казанның тарихи үзәгендәге вакыф милке белән таныштырды.
Яңа төзелгән һәм төзекләндерүгә мохтаҗ корылмаларны карауда шәһәр мэры Илсур Метшин, Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТКХ, төзелеш һәм архитетура министры Ирек Фәйзуллин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Иң башта Президент Габдулла Тукай урамындагы вакыф милке - 3нче йортта булды. Әлеге йорт ишегалдында нәзарәт милке саналган ярымҗимерек бина бар. Бу бина тарихи һәм архитектура ягыннан кыйммәткә ия түгел, шуңа күрә бу урында, белгечләр фикеренчә, яңа бина кору яхшырак. Татарстан Президенты архитектурларга, тарихи төзелеш үзенчәлекләрен истә тотып, яңа бина проектын әзерләргә кушты.
"Гали" мәчетен төзекләндерү дә мөһим. "Гали мәчете" 1798 елда салынган архитектура һәйкәле. Бүген рәсми затлар әлеге тарихи бинаны да карадылар. "Мирас" республика программасы буенча мәчет корылмасын саклау һәм төзекләндерү өчен 23 млн сум бүлеп бирелгән, әмма бу гына чыгымнарны каплый алмый. Шул сәбәпле мәчетне төзекләндерүгә нәзарәт тарафыннан иганәчеләр җәлеп ителәчәк.
Татарстан Президенты һәм мөфти 1867 елда төзелгән "Солтан" мәчетендә дә булдылар һәм намаз бүлмәсен карадылар.









