Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабыз районнары мөхтәсибләре һәм йөзләгән мөселман кардәшләребез белән бергә Изге Болгар җыенында катнашты. Бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иткән көнгә багышланган җыен быел 25 нче мәртәбә үткәрелде.
Җыенның "Истәлек билгесе" янында уздырылган рәсми ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, динебез кушканча яшәргә һәм бердәмлеккә чакырды. “Аллага шөкер, бүген янә борынгы бабаларыбыз җирен зиярәт кылырга, аларның рухларына багышлап дога кылырга җыелдык. Мөхтәрәм җитәкчеләр, дин әһелләре, галимнәр һәм меңләгән мөселман кардәшләребез - барчабыз бер җәмәгать булып тупландык. Безне бүген бергә җыйган Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык мактауларыбыз булса иде”, - диде ул.
Аннары мөфти Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) хәдисеннән бер өзекне искә төшерде. “Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: “Биш нәрсәне танымаган, ягъни санга сукмаган, белмәгән кеше - биш нәрсәне югалтыр” - дип әйтелгән. Беренчедән, галимнәрне белмәгән – динен югалтыр, дигән сөекле Пәйгамбәребез. Икенчедән, җитәкчеләрне танымаган – дөньяны югалтыр. Өченчедән, күршеләрен танымаган – файда күрмәс. Дүртенчедән, гаиләсен танымаган – рәхәт гомер кичермәс. Бишенчедән, дустын санга сукмаган – үз кадерен югалтыр. Мөхтәрәм җәмәгать, менә шундый югалтулардан безне Аллаһы Тәгалә үзе сакласын! Бүгенге көнебезнең, рухи һәм матди байлыкларыбызның кадерен белеп, шөкер итеп яшәргә язсын”, - дигән теләкләрен җиткерде.
Җыенда мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илдар хәзрәт Баязитов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, республика районнары имам- мөхтәсибләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашты.
Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән мөхтәрәм мөфтиләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корган шатырда кунак булып, республикабыз дин әһелләре белән фикер алыштылар.
Белгәнебезчә, "Истәлек билгесе"ндә иң зур Коръән саклана. Җыен көнне исә, рәсми ачылышка кадәр әлеге бина янында Казан казые, "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов Изге Коръән аятьләрен укыды.


._preview.jpg)



