Казанның тарихи үзәгендә урнашкан "Апанай" мәчете мөселман лагерена йөрүче балалар танылган татар шәхесләре: мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай музейларында булдылар. Мәчет лагерьны мәктәп яшендәге малайлар өчен оештырды.
Шулай ук 14 июньдә мәчеттә балалар филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин белән очраштылар. Фоат абый балаларга туган телне, тарихны һәм әдәбиятны белү мөһимлеге турында сөйләде, язучылар тормышына кагылышлы хәлләрне бәян итте.
"Апанай" мәчете татар халкының бик күп шәхесләре белән бәйле тарихи кыйммәткә ия иман йорты. Мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мәчет каршында мөселман лагерьларе оештыру балаларны исламга тарту һәм аларны дәгъватлауның бер үтемле юлы дип саный. Шул ук вакытта бу төр аланнар яшь буында туган җиргә, туган халкыңның тарихына, теленә, мәдәниятенә карата мәхәббәт тәрбияләргә дә бурычлы, дип уйлый хәзрәт.

._preview.jpeg)







