Мөфти Камил хәзрәт Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды

06 май 2026 ел 12:48
Мөфти Камил хәзрәт Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды

Бүген, Җиңү көне алдыннан,Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөек Ватан сугышы ветераннары Харис хәзрәт Салихов һәм Хәмит Хәмидуллин янында булып, аларга истәлекле көн уңаеннан Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондыннан күчтәнәчләр тапшырды. Ул аларга авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Камил хәзрәт Казан шәһәренең “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихов белән күрешеп, Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан күчтәнәчләр тапшырды. Быел 98 яшен билгеләп үтүче Харис хәзрәт фронтка 1944 елда 17 яшендә китә һәм сугыш дәһшәтен үз җилкәсендә күтәрә. Харис абый, күрсәткән батырлыклары өчен, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 30 дан артык медаль белән бүләкләнә. Гомеренең күп елларын ул дини хезмәткә багышлый, мәчет имамы булып эшли.

Камил хәзрәт быел 100 яшен тутырачак сугыш ветераны Хәмит Хәмидуллинны да котлап кайтты. Хәмит Хәсән улы Совет Армиясе сафларына 1943 елның ахырында алына, 1950 елның 13 октябрендә мобилизацияләнә. Хәрби хезмәтне хәрби хәрәкәтләр чорында үтә. II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Мөфти ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм алар белән, саулык-сәламәтлек сорап, Ватаныбыз иминлеге өчен дога кылды. Ветераннар үзләренең тормыш юлы һәм сугыш чоры авырлыклары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы