Бүген, зөлкагъдә аеның 7нче көнендә (24нче апрельдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә республикабыз Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук аның урынбасары Нурания Хәйруллина һәм Нәзарәтнең финанс директоры Азат Сабиров катнашты.
Җитәкчеләр халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм финанс мошенникларыннан саклану мәсьәләсендә хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Камил хәзрәт кунакларга мөселманнар арасында аңлату эшләрен алып бару өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәйданчыклары һәм медиаресурслары буенча мәгълүмат бирде. Милли банк вәкилләренең финанс белеме һәм мошенниклык темасына яшьләр чараларында, имамнар җыелышларында, Нәзарәт Пленумнарында, “Хозур ТВ” телеканалында, “Шура” журналында, “Ислам тудей” порталында чыгыш ясау максатка ярашлы булыр, дип әйтеп үтте.






