23 гыйнварда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Әлмәт шәһәрендә булды. Ул Әлмәт шәһәренең җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде. Биредә атна саен ислам дәресләренә йөрүче күзләре күрмәүче мөселманнар белән очрашты.
Сәфәр кысаларында Рөстәм хәзрәт Әлмәттәге Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә дә булды. Студентларга исламда рухи кыйммәтләр, суратләү сәнгате һәм архитектура турында сөйләде.




