Лениногорск мәчетендә район авылларының Ислам динен халыкка таратуда актив эшләүче хатын-кызлары җыелды. 14 авылдан егермеләп кеше килгән иде җыелышка. Өч сәгать дәвам иткән сөйләшүдә мәчетебезнең имам-хатибы Исмыгыйл хәзрәт Сингатуллин һәм яшь мөгаллиме Инсаф хәзрәт Саубановта катнашып, үзләренең сүзләрен әйттеләр. Хатын-кызның гаиләдә, бала тәрбияләүдәге роленең никадәр югары икәнен барыбызда белә. Ләкин барча хатын-кызлар да моның шулай икәнен төптән аңлап та бетерми бугай әле. Шәһәребездә Ләйлә ханым Гимранова җитәкчелегендә мөселман хатын-кызлары оешмасы эшләп килә Бу җыелыш та аның инициативасы белән оештырылган иде.
Ләйлә ханым Лениногорск мөселман хатын-кызлары оешмасы белән таныштырып, үзенең чыгышында соңгы вакытларда уздырылган чаралар, аларның кардәшләребезне дингә җәлеп итүдә уйнаган роле турында тәфсилләп сөйләде. Бердәм булып, бер-беребезне аңлап, ярдәм кулы сузып, белгәнең белән утраклашып яшәүнең дин таралуга гына түгел, туганлык җепләренең ныгып, җан тынычлыгы табугада сәбәп булуын ассызыклап үтте.
Очрашуга килүчеләрнең дә әйтер сүзләре, сораулары күп иде. Кайбер авылларда хатын-кызлар шактый актив эшләп, инде берникадәр тәҗрибә дә туплап өлгергәннәр. Зәй-Каратай авылыннан килгән кунаклар үзләренең башкарган эшләре турында сөйләп, аларны борчучы кайбер сорауларны да әйтеп үттеләр.
Йомгаклап әйткәндә, сөйләшү конструктив һәм бик файдалы булды. Хатын-кызларыбыз ике айга бер очрашып, тәҗрибә уртаклашып, булган проблемаларны бергәләп хәл итеп яшәргә кирәк дигән фикер белән килешеп таралыштылар. Борынгыдан билгеле булганча: “Бердәмлектә –көч”. Бердәм булсак Ислам динебез көчле булыр.
Шулай ук, Ихлас мәчетендә мөселман хатын-кызларының чираттагы очрашуы булып узды. Бу юлы кул эшләре белән шөгелләнүнең файдасы һәм аның төрләре турында сүз алып барылды.
Мондый очрашулар ике атнага бер тапкыр уза. Темалар төрле. Ноябрь башында хаҗ гамәлен кылып кайткан хатын-кызларыбыз белән очрашу булып узган иде.
Гөлгенә Җамалетдинова, Лениногорск






